Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татарстан Республикасының ел тәрбиячесе” республика бәйгесе уза
Бәйгедә җиңү яулаган иң яхшы тәрбияче “Россия тәрбиячесе” бөтенроссия конкурсында катнашачак
(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Укытучы елы кысаларында уздырыла торган конкурсларга документлар кабул итүнең 12 апрельдә тәмамлануы турында хәбәр итә.
Шул конкурсларның берсе - “Татарстан Республикасы балалар бакчасы – 2010” республика бәйгесендә барлык төрдәге мәктәпкәчә учреждениеләр катнаша ала. Анда туган як белән таныштыру буенча эшчәнлек алып бару (ул ТАССР оешуга 90 ел тулуга багышлана), иң яхшы физкультура-сәламәтләндерү юнәлешен оештыру, иң яхшы аз комплектлы балалар бакчасы, иң яхшы тернәкләндерү төрендәге балалар бакчасы, экология белеме бирү буенча эшне оештыру кебек кызыксындыру номинацияләре гамәлгә куелган.
“Татарстан Республикасының ел тәрбиячесе” бәйгесендә республиканың бөтен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары катнаша ала. Бәйгедә җиңү яулаган иң яхшы тәрбияче “Россия тәрбиячесе” бөтенроссия конкурсында катнашачак. Бәйге лауреатлары өчен музыка җитәкчесе, физик культура буенча инструктор, укытучы-логопед, татар (рус) теленә өйрәтү буенча тәрбияче, яшь белгеч номинацияләре гамәлгә куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз