news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татарстан Республикасының Ел тәрбиячесе-2017" республика бәйгесе старт ала

Зона этабы Лениногорск районында старт ала.

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). 6 февральдән мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче педагоглар арасында “Татарстан Республикасының Ел тәрбиячесе-2017” республика бәйгесе старт ала. Зона этабында һәр муниципалитеттан өчәр конкурсант катнаша. Ягъни дәүләти булмаган оешмаларны кертеп, барлыгы 138 кеше. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зона туры 10 муниципаль берәмлекнең мәктәпкәчә белем бирү оешмалары базасында үткәчәк. Игътибарыгызга чараларның графигы тәкъдим ителә:

6-7 февраль - Лениногорск муниципаль районы

8 февраль - Яшел Үзән муниципаль районы

9 февраль - Арча муниципаль районы

10 февраль - Тәтеш муниципаль районы

13 февраль - Чаллы

14 февраль - Түбән Кама муниципаль районы

15 февраль - Балтач муниципаль районы

16 февраль - Казан шәһәре

20 февраль - Актаныш муниципаль районы.

21-22 февраль -Чистай муниципаль районы

Бәйгенең зона этабына бер тема белән берләштерелгән, бер-берсе белән бәйле 2 чара керә. Бу – иҗади презентация һәм балалар белән педагогик чара үткәрү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100