news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасының 2010 елга бюджет проектына карата 110 төзәтмә кергән

110 төзәтмәнең 35е – ТР Хөкүмәтеннән, калганнары Дәүләт Советы һәм КПРФ фракциясе депутатларыннан

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында “Татарстан Республикасының 2010 елга бюджеты турында” закон проектына карата кергән төзәтмәләр каралда. Әлеге закон проекты беренче укылышта 5 ноябрьдә кабул ителгән иде.
Комитет рәисе М.Гаделшин хәбәр иткәнчә, бюджет проектына 110 төзәтмә кергән. Шуның 35е – ТР Хөкүмәтеннән, калганнары Дәүләт Советы һәм КПРФ фракциясе депутатларыннан. ТР Хөкүмәте төзәтмәләрен ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин яңгыратты.
Аерым алганда, алты төзәтмә ТР Мәҗбүри медицина иминияте фондына бюджетара трансфертларның артуы белән бәйле. Фондка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүгә тотыласы 777,6 млн. сум күләмендә чыгымны тапшырырга тәкъдим ителә.
Төзәтмәләрнең берсе белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының чыгымнарын 293,9 млн. сумга арттыру тәкъдим ителә. Бу сумманың 17 млн. сумы – медикаментлар, туклану продуктлары, штаттан тыш хезмәткәрләргә эш хакы түләү, медицина хезмәтләренә, 276,9 млн. сумы эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә китәчәк.
Тагын бер төзәтмә белән, электрон товар-мәгълүмат системасын тоту өчен, ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлыкның чыгымнарын 7 706,4 мең сумга арттырырга тәкъдим ителә.
“Казан Кремле” музей-ядкәрлегенә, комплекс объектларын саклау һәм янгынга каршы тору чараларына, инженерлык системаларына хезмәт күрсәтү, музей коллекцияләрен туплауга 6 345,5 мең сум күләмендә акча сорала.
ТР Хөкүмәте шулай ук ятим һәм караучысыз калган, опекага бирелгән балаларны торак белән тәэмин итү өчен бюджетка 50 млн. сум күләмендәге чыгымны кертергә тәкъдим итә.
Министр тарафыннан шулай ук ТР Фәннәр академиясе, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы чыгымнарын арттыруга юнәлтелгән төзәтмәләр яңгыратылды. Шулай итеп, чыгымнарны барлыгы 416 095,3 мең сумга арттырырга тәкъдим ителә. ТР Министрлар Кабинеты төзәтмәләре комитет әгъзалары тарафыннан хупланды, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
Киләсе ел бюджеты проектына төзәтмәләр тәкъдим итеп, ТР Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Рафаил Нуретдинов КПРФ фракциясенең альтернатив бюджет проектын эшләвен искәртте. Әлеге документ буенча коммунистлар бюджетның керем өлешен арттырырга тәкъдим итә.
Аерым алганда, КПРФ фракциясе әгъзалары 2009-2011 елларга ТРның дәүләт музейлары һәм музей-ядкәрлекләрен саклау һәм үстерү өчен, югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүгә, хезмәт ветераннарына социаль яклауга финанслауны арттыруны сорый.

Әлеге төзәтмәләр уңаеннан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың төп финанс документ формалаштырганда билгеле бер нормалар һәм стандартлар кулланылуын, теге яки бу чыгымнарның нормативлардан чыгып исәпләнүен аңлатып үтте. Хөкүмәт башлыгы бюджетта җитмәүчелекнең бик зур булуын, бюджетны формалаштырганда социаль яктан әһәмиятле өлкәләрнең игътибар үзәгендә булуын әйтте. Фикер алышу барышында КПРФ фракциясе тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләр кире кагылды.

Парламентның Мәдәният, фән, мәграиф һәм милли мәсьәләләр комитеты вәкилләре муниципаль китапханәләргә вакытлы матбугат яздыру һәм алар өчен “Мәдәниятлар һәм диннәр атласы” альбомын сатып алу мәсьәләсен күтәрде. Шулай ук ТР Язучылар һәм Композиторлар берлекләре биналарын ремонтлау һәм реставрацияләү өчен финанслауны арттыру сорала. Бу тәкъдимнәрне тыңлаганнан соң, Рөстәм Миңнеханов ТР Мәдәният министрлыгыннан бу мәсьәләне эшләп бетерүне сорады.

Депутат Татьяна Водопьянова минималь хезмәт хакы күләмен 10,7 процентка индексацияләүне күздә тоткан төзәтмә кертте. Рөстәм Миңнеханов бу нисбәттән 2010 елда гади булмаган икътисади шартларда мондый күләмдә индексацияләү турында сөйләшүнең авыррак булуын әйтте. Нәтиҗәдә депутатның төзәтмәсе кире кагылды.
Фикер алышу соңында парламентарийлар, 2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты проектын икенче укылышта карау һәм кабул итү өчен, киләсе сессиянең көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100