news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан Республикасында законнарның торышы турындагы Доклад проекты эшләнде
Республикада законнарны системага салу белән бәйле эш беренче тапкыр 2006 елда башкарыла
Скопировать ссылку
(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының Яшел Үзән районында узган күчмә утырышында комитет рәисе Шакир Яһудин Татарстан Республикасында законнарның торышы турындагы Доклад проекты белән таныштырды. Ш.Яһудин сүзләренчә, әлеге доклад мәгълүмати-аналитик документ булып тора, законнар эшләүдәге проблемаларга анализ ясый, республика законнарының нәтиҗәлелегенә бәя бирә.
“Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 772 законы бар. Аларның ике йөздән артыгы – төп законнар, калганнары теге яки бу законга үзгәрешләр кертү белән бәйле”, - диде Ш.Яһудин.
Республикада законнарны системага салу белән бәйле эш беренче тапкыр 2006 елда башкарыла. Ул вакытта 15 ел эчендә кабул ителгән законнарга анализ ясала. 2009 елдагы докладта Татарстан законнарына кертелгән барлык үзгәрешләр исәпкә алына һәм алга таба законнар эшләү перспективаларын күзалларга мөмкинлек бирә. Докладта төрле өлкәләргә караган законнарның торышы турында тәфсилле мәгълүмат бирелә.Моннан тыш, әлеге документка ТР Дәүләт Советы тарафыннан РФ Дәүләт Думасына кертелә торган закон инициативаларына кагылышлы бүлекләр кертелгән.
Билгеле булганча, 2007 елда, ТР законнарына анализ ясау һәм нәтиҗәлелеген ачыклау максатыннан, Татарстан парламентында махсус комиссия оештырылды. Комиссиянең эш нәтиҗәләре нигезендә, республикада бер төркем законнар кабул ителде.
Шакир Яһудин сүзләренчә, 2009 елга Докладны әзерләү агымдагы елның 1 июненә кадәр кабул ителгән законнарга күзәтү ясау һәм 2009 елның 1 гыйнвареннан июнь аена кадәрге вакыт аралыгында эшләнгән законнарны анализлау белән бәйле. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: башкарылган хезмәт беренче тапкыр ТР Дәүләт Советы тарафыннан рәсми төстә хупланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot