news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасында нефть-газ тармагы - динамик үсүче һәм югары технологиялеләренең берсе – Р.Миңнеханов

ТР Президентының һөнәри бәйрәм – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

 (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 7 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәм – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлый.

“Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре!
Тармак ветераннары!

Татарстан Республикасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Нефть һәм газ чыгару – җиңел булмаган һәм йөзләгән төрле белгеч кешеләренең хөрмәтле хезмәте ул. Бүген әлеге тармак продукциясе кулланылмаган тормыш өлкәсен күз алдына китереп булмый. Шуңа күрә нефть-газ сәнәгатен без илнең милли байлыгы, аның динамик үсеше нигезе һәм энергетик иминлегенең гарантиясе дип атыйбыз.

Татарстан Республикасында нефть-газ тармагы - динамик үсүче һәм югары технологиялеләренең берсе.

Менә инде 70 ел дәвамында аның үсеш тарихы – нефтьчеләр һәм газчыларның берничә буын хезмәтенең күренекле казанышлары үрнәге. Иң катлаулы производство мәсьәләләрен уңышлы хәл итеп, тармак белгечләре өстенлекле социаль-икътисадый программаларны гамәлгә ашыруга зур өлеш кертәләр.

Тармак ветераннарына, Татарстан, Көнбатыш Себер һәм Россиянең башка нефть төбәкләренең нефть чыгару урыннарын беренчеләрдән ачучыларга аерым рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәсем килә. Сез ватаныбызның нефть-газ сәнәгате таянып үсүче ныклы фундаментны булдырдыгыз. Сезнең күренекле хезмәт традицияләрегез Татарстан нефтьчеләре һәм газчыларының яңа буыннары тарафыннан саклана һәм үстерелә.

Бәйрәмнәрен Татарстан нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре, перспектив үсешнең масштаблы программаларын гамәлгә ашырып, уңай нәтиҗәләр белән каршы алалар. Ышанам ки, аларның белемнәре, зур тәҗрибәләре, хезмәт яратулары һәм сайлаган һөнәрләренә хыянәт итмәүләре производствода яңа казанышларга ирешергә ярдәм итәләр.

Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләренә, ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы иминлегенә уңышлы профессиональ эшчәнлек алып баруларын телим”, - диелә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100