news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вакәләтле вәкиленнән гуманитар ярдәм

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вакәләтле вәкиленнән гуманитар ярдәм

(Бишкәк, 20 апрель, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Бишкәкнең "Туган тел" татар-башкорт мәдәни үзәгенә Казаннан кыйммәтле бандероль килде. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллеге юридик фәннәр докторы, профессор Р.М.Вәлиев редакциясендәге "Аз санлы милләтләрнең хокукларын халыкара һәм дәүләт эчендә яклау" китабын җибәргән. Анда РФ Президенты тарафыннан соңгы ун елда чыгарылган Указлар тупланган. Алар арасында: "РФ дәүләт сәясәтенең чит илдә яшәүче ватандашларына карата төп юнәлешләре турында"гы, "Чит илдәге ватандашларга теләктәшлек итү чаралары турында"гы һ.б. бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot