news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасында гадәттән тыш вәзгыять режимы кертелде
ТР Хөкүмәтенең бу карары Премьер-министр Илдар Халиков тарафыннан имзаланды
Скопировать ссылку
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүгенге көннән башлап Татарстан Республикасында гадәттән тыш вәзгыять режимы кертелде. ТР Хөкүмәтенең бу карары Премьер-министр Илдар Халиков тарафыннан имзаланды.
Гадәттән тыш вәзгыять режимын кертү турында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә видеоконференция режимында узган ТР Гадәттән тыш хәлләр турында кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында игълан ителде. Аның сүзләренчә, янгын чыгу очракларын киметү һәм торак пунктларны су белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән янгын-кисәтү чаралары комплексы эшләнгән.
Гадәттән тыш хәлләр турында кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе карар иткән: ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына җәйге чорда янгын чыгу очракларын киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә куярга; массакүләм мәгълүмат чараларында, теле һәм радиоканалларда торак пунктларны, бакча ширкәтләре һәм гражданнар күпләп ял итә торган башка урыннарны, торак фондларны янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итүдә проблемалы мәсьәләләрне һәм үткәрелә торган чараларны яктыртуны оештырырга; халыкны көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат белән тәэмин итү; җирле үзидарә органнарына янгын куркынычсызлыгы тематикасына агитация һәм пропаганда материаллары әзерләү буенча методик ярдәм күрсәтү һәм халыкка почта элемтәсе, торак оешмасы, социаль яклау хезмәткәрләре, участок милиционерлары мөмкинлекләрен файдаланып таратырга.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына ведоство карамагындагы оешмаларга: урак өсте чорында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тәүлек буе янгын сүндерү техникасы белән кизү торуны оештырырга, янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә, урман, автомобиль һәм тимер юллар янындагы кырларны 4 метр киңлектә сукалауны оештырырга һ.б.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына гомуми белем бирү учреждениеләрендә янгын чыгу очракларын булдырмау максаты белән ремонт эшләрен үткәрүне контрольдә тотарга;
Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына республика халкын көнкүрештә һәм кешеләр күпләп җыела торган объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән тәэмин итүдә катнашырга тәкъдим итү.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2