news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасында “Ел укытучысы 2017” бәйгесенең зона этабы тәмамлана

Бу этапта 40 муниципаль районнан 146 укытучы катнашкан.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда “Ел уктучысы 2017” бәйгесенең зона этабы ахырына якынлаша. Бу юлы ярыш республиканың Буа районында узган. 2017 елның 14 февралендә Татарстан Республикасының Буа, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы муниципаль районнарыннан килгән педагоглар үз һөнәрләрендә ярышкан. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, бәйгенең зона этабы республиканың 7 муниципаль районында үтте. Аларда 40 муниципаль районнан 146 укытучы катнашты. Шулардан 31 кеше – татар теле һәм әдәбияты укытучылары, 25 укытучы инглиз теленнән белем бирә. 20се тарих һәм җәмгыять белеме, 14 әр кеше башлангыч сыйныф, биология, рус теле һәм әдәбияты укытучылары. 7 катнашучы математика, 4се химия, бишәр кеше география һәм мәгълүмати коммуникатив технологияләрдән белем бирә. Шулай ук чарада физик культура һәм технологиядән икешәр, физика, рәсем һәм музыка дәресләреннән берәр укытучы катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100