news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтенең 20 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл утырышы уздырылган

Очрашу кысаларында Татарстанның яшьләр сәясәте үсешенә саллы өлеш керткән иҗтимагый оешмаларны бүләкләү тантанасы булган

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә “Идел” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы яшьләр оешмалары советының республикада дәүләт яшьләр сәясәтенең 20 еллыгына багышланган “Яшьләр иҗтимагый оешмалары: кичә, бүген, иртәгә” темасына түгәрәк өстәл утырышы уздырылган. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Түгәрәк өстәл утырышында РФ Дәүләт Думасының Физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Бариев, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның яшьләр оешмалары советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Евгений Ефимов, шулай ук республиканың яшьләр оешмалары активистлары һәм лидерлары катнашкан.

Чараның төп максаты дәүләт яшьләр сәясәтенең күпьеллык эше, аның тенденцияләре һәм перспективалары турында фикер алышудан гыйбарәт булган.

“20 ел элек республиканың яшьләр оешмалары үсеш ала башлый. Бу “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәте, “Сәләт”, “Студентлар лигасы” хәрәкәте, эзләү отрядлары һәм башкалар. Алар барысы да республика дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре үсеше үзәгенә әверелде. Шунысы мөһим: аларның күбесе яшьләр инициативасы буенча барлыкка килде, - дигән чыгышында Марат Бариев. – Республикада яшьләр ведомствосына нигез салынганнан бирле, һәрвакыт Татарстан Президенты – ул вакытта Минтимер Шәймиевнең һәм хәзер Рөстәм Миңнеханов ярдәмен тоябыз. Татарстанның беренче Президенты һәрвакыт, яшьләр ведомствосы – республика өчен иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе, дия килде. Бу Татарстанның җәмгыятьтәге роленә бәя булып тора”.

Түгәрәк өстәл барышында яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре соңгы еллардагы төп казанышлары турында сөйләгән. Алар тарафыннан иң еш яңгыраган тәкъдим-теләкләрнең берсе республиканың барлык яшьләр оешмалары офисын урнаштыру базасы була алырлык бердәм яшьләр үзәген булдырудан гыйбарәт. Түгәрәк өстәл президиумы яшьләр әйдаманнарының барлык тәкъдимнәрен игътибарга алган һәм дәүләт яшьләр сәясәте үсешенең бүгенге этабында Татарстанда яшьләр үзәген булдыру, чыннан да, кирәк дип билгеләп үткән.

Очрашу кысаларында Татарстанның яшьләр сәясәте үсешенә саллы өлеш керткән иҗтимагый оешмаларны бүләкләү тантанасы узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100