news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстан Республикасында ана һәм бала сәламәтлеген саклау» программасы расланды

Татарстан Хөкүмәте «Татарстан Республикасында ана һәм бала сәламәтлеген саклау» программасын раслады. Бу турыда карар ТР рәсми актлар порталында басылып чыкты.

Программа максатлары арасында Татарстан халкының репродуктив сәламәтлеген ныгыту, бала табарга теләүче һәм йөкле хатын-кызларга медицина ярдәме сыйфатын арттыру бар. Моңа хатын-кызлар консультацияләре инфраструктурасын булдыру, ана һәм бала үлемнәре санын киметү, шулай ук бала тапканнан соң хатын-кызларга ярдәм күрсәтү юлы белән ирешү планлаштырыла.

Программа 2026 елдан 2030 елга кадәр гамәлгә ашырыла. Көтелгән нәтиҗәләр: яңа туган мең балага туры килгән үлем күрсәткечен 3,2 очракка кадәр киметү, авылларда яшәүче һәм шул җирлекләрдәге хатын-кызлар консультацияләрендә медицина ярдәме алучы хатын-кызлар өлешен 80 процентка җиткерү һәм башка чаралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot