Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасында 984 күпфатирлы торак йортта капиталь ремонт төгәлләнгән
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 984 күпфатирлы торак йортта капиталь ремонт төгәлләнгән, 962се инспекция тарафыннан кабул ителгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
2017 елда 146 мәгариф объектында, шул исәптә 36 мәктәптә (7 коррекцион мәктәп) һәм 110 мәкктәпкәчә оешмаларда капиталь ремонт ясау планлаштырылган иде. Программа төгәлләнгән.
Моннан тыш, ресурс үзәкләре, мәдәният объектлары, яшүсмерләр клублары, республика муниципаль берәмлекләр җирлек советлары биналары, социаль хезмәт учреждениеләре, муниципаль архивларда капиталь ремонт тәмамланган.
2017 елгы амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капиталь ремонт программасы да төгәлләнгән. 2017 елда Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә 74 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капремонт каралган. 14 декабрьгә 62 объектта эшләр алып барыла (74тән). 12 объектта эшләр беткән (шул исәптән 10 – Казанда, 1 – Чаллыда, Әлмәттә).
Бу программа буенча планлаштырылган эшләрнең 86 проценты төгәлләде, дип билгеләп үткән Ирек Фәйзуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз