news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар язучылары белән очрашу узачак

Мәскәүдә татар язучылары белән очрашу узачак
Фото: https://avtonomiya.tatar/

23 августта Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында Татар мәдәни үзәге китапханәсендә (кече Татар тыкрыгы, 8 йорт) татар язучылары белән очрашу узачак. Чара 15.00 сәгатьтә башлана.

Очрашу алдыннан традицион рәвештә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә тантаналы төстә чәчәкләр салачаклар (Новокузнецкая урамы, 13/15 йорт, 15.40 сәгатьтә башлана).

Очрашуда түбәндәге язучылар һәм шагыйрьләр катнашыр дип көтелә:

Ркаил Зәйдулла (Ркаил Зәйдуллин) — Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь, язучы, драматург, публицист, тәрҗемәче, журналист, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.

Рабит Батулла (Роберт Батуллин) – Татарстан Республикасының халык язучысы, драматург, публицист, сатирик, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.

Лилия Гыйбадуллина — язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты.

Равил Сабыр (Равил Сабиров) – язучы, драматург, журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, «Яңа татар пьесасы» бәйгесе лауреаты, Туфан Миңнуллин исемендәге премия лауреаты.

Алия Кәримова – шагыйрә, тәрҗемәче, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең тәрҗемәләр бүлеге җитәкчесе, Татарстанның Гавриил Державин һәм Максим Горький исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Максим Горький исемендәге әдәбият институты мөгаллиме.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100