Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татарстан Республикасы: яңа тарих. Вакыйгалар. Аңлатмалар. Бәяләүләр" дип аталган китап бөтенроссия җыенында тәкъдим ителә
"Татарстан Республикасы: яңа тарих. Вакыйгалар. Аңлатмалар. Бәяләүләр" дип аталган китап бөтенроссия җыенында тәкъдим ителә
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген А.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында “Ватанпәрвәрлек һәм толерантлык тәрбияләүдә тарихның роле” дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференция башланды. Җыен кысаларында агымдагы елның 1 ноябрендә "Татарстан Республикасы: яңа тарих. Вакыйгалар. Аңлатмалар. Бәяләүләр" дип аталган китап тәкъдим ителәчәк. Әлеге күпьеллык хезмәт Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Казанские истории" газетасы мөхәррире, элек парламентның матбугат үзәге җитәкчесе булып эшләгән Любовь Агеева авторлыгында чыккан. Ул ТР Дәүләт Советында тәкъдим ителде инде.
Яңа тарихның икенче томы үз эченә 1993-1995 елның беренче яртысын ала. Әлеге җыентык Татарстан Республикасында егерме гасырның ахыргы унъеллыгында иҗтимагый-сәяси үсешен күрсәтә. Татарстан тарихы Россия Федерациясенең тарихи фонында чагылыш тапкан. "Татарстан Республикасы: яңа тарих. Вакыйгалар. Аңлатмалар. Бәяләүләр" дип аталган китапта Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең үсешенә карата төрле фикерләр, сәяси карашлар белән танышырга була
Яңа тарихның беренче томы 2000 елда дөнья күргән иде. Ул республиканың 1988-1992 еллардагы тормышы турында сөйли.
Китап авторы Любовь Агеева сүзләренә караганда, икенче томда төп чыганаклар - ТР Президенты указлары, Югары Совет сессияләре стенограммалары, иҗтимагый оешмаларның гаризалары һәм мөрәҗәгатьләре, хатлар һәм депутат запрослары, газета-журнал материаллары китерелә. Әлеге хезмәттә бигрәк тә 1994 елның февраль аенда Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасындагы Шартнамә белән бәйле материалларга зур игътибар бирелгән. Икенчедән, китапта шул еллардагы сәяси көчләр турындагы мәгълүмат белән дә танышып була. Михаил Козловский, Наил Курамшин, Илья Шалман, Владимир Зотов фотолары туксанынчы елларга алып китә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз