Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасы территориясендә “Кытай-шәһәр” сәүдә-күргәзмә комплексы булдыру мөмкинлеге карала
Кытай Халык Республикасы делегациясе эш сәфәре белән - Татарстан Республикасында
(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы территориясендә “Кытай-шәһәр” сәүдә-күргәзмә комплексы булдыру мөмкинлеге турында бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Кытай Халык Республикасы (КХР) делегациясе әгъзалары фикер алышты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Кытайдан килгән кунаклар Казан һәм Чаллының инновацион мәйданчыкларын карадылар, ТР инвестицион үсеш агентлыгында эшлекле очрашулар уздырдылар.
Илдар Халиков республиканың социаль-икътисадый торышы, шулай ук Татарстан өчен иң әһәмиятле проектлар, шул исәптән “Иннополис” инновацион шәһәр төзелеше һ.б. турында сөйләде.
“Кытай-шәһәр” проектын тәкъдим итү-таныштыру белән Синьцзян инвестицион-идарәче компания “Ма Тянь Лун” ҖЧҖ идарәсе рәисе Вэньлун Ма чыгыш ясады. Казанда бүген коммерцияле күчемсез милек үсеше өчен мөмкинлекләр бар, дип билгеләде ул. Аның сүзләренчә, төзелеш материаллары һәм өй өчен кирәкле товарлар сәүдә-күргәзмә комплексы төзелеше аеруча кызыксыну тудырырга мөмкин.
Бу проект буенча сәүдә-күргәзмә мәйданчыклары, балалар бакчалары һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләре белән торак комплекслар, шулай ук склад биналары һәм логистик үзәкләр төзелеше ниятләнә. Кытай партнерлары сүзләренчә, проект 3 этапта 2015-2019 елларда гамәлгә ашырылырга мөмкин. Шулай ук бу проект буенча республикада 12 мең эш урыны булдыру турында уйланыла, аларның бер өлеше Кытай белгечләре булачак (10%).
Ике яктан да катнашучылар проектны урнаштыру вариантлары, аның өчен кирәкле җир мәйданнары, шулай ук Кытай инвесторларының Татарстан Республикасында эшләве өчен шартлар турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз