Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстан Республикасы сувенирлары – 2026» ачык конкурсы гаризалар кабул итә башлады
Татарстан Мәдәният министрлыгы «Татарстан Республикасы сувенирлары – 2026» ачык конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте. Конкурс 2026 елда Казанга «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы бирелүгә багышланган. Бу хакта «Татарстан мәдәният ресурс үзәге» яза.
Бәйгене Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гамәлгә куя. Оештыру һәм уздыру өчен «Татарстан мәдәният ресурс үзәге» җаваплы.
Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы халык сәнгать һөнәрләрен үстерү, саклау һәм актуальләштерү.
Конкурста катнашу өчен оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, халык сәнгать кәсепләре осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, рәссамнар, һөнәри уку йортлары студентлары һәм укучылары, иҗат коллективлары чакырыла.
Бәйге 17 ноябрьдән 19 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Үткәрү тәртибе, шартлары, эшләрне сайлап алу критерийлары турында барлык актуаль мәгълүмат конкурс нигезләмәсендә күрсәтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз