news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасы Үсеш корпорациясе бетерелә - ММЧ

Компаниянең бердәнбер проекты - «Смарт Сити Казань» хәзерге вакытта туктатылган

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Үсеш корпорациясе бетерелү мәгълүм булды. Компаниянең бердәнбер проекты - «Смарт Сити Казань» хәзерге вакытта туктатылган, ә җәлеп ителгән 950 миллион доллар акча документларда күрсәтелми, дип яза бүген "Ведомости".

Корпорацияне бетерү турында рәсми карар әлегә юк, әмма ул көтелә, дип сөйләде республика дәүләт структурасындагы чыганак. "Документның басылганын көтегез - ул расланган тәртиптә Хөкүмәт порталында урнаштырылачак", - дип хәбәр итте басмага ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин. Газета Корпорациянең үзендә шәрехләр ала алмаган.

Басма чыганагы раслаганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә ТР Хөкүмәтенең бурычлары буенча вәзгыятьне сурәтләп, компанияне бетерү турында хат юлланган. Бер ел элек корпорация хисабында 824 мең сум күләмендә бурыч күрсәтелгән булган. "Корпорация ике айдан бирле бинаны арендалаган өчен акча һәм хезмәт хакларын түләми", - дип аңлата чыганак. Хатта шулай ук корпорацияне гамәлдән чыгаруга да акча кирәк, диелгән. Чыганак акчаларның кемгә бүленәчәген белми: ул ТР Инвестицион үсеш агентлыгы да, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы да булырга мөмкин.

Әйтергә кирәк, Үсеш корпорациясенең – «Смарт Сити Казань», эшлекле шәһәр - республика башкаласы иярчене пректы гына бар. Хәзерге вакытта проект туктатылган, "Иннополис беткәнче" дип хәбәр итте корпорациягә якын чыганак. Аның сүзләренчә, республика әлеге проектка 150 миллион сум акча сарыф итеп өлгергән.

Үсеш корпорациясе 2012 елда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлангычы белән инвестицияләр җәлеп итү һәм тышкы инвесторлар белән эшләү өчен оештырылган иде. Компания 650 гектар мәйданда урнашкан «Смарт Сити Казань»да 20 елдан соң 70 мең эш урыны булдырырга һәм 10 миллиард доллар инвестиция җәлеп итәргә вәгъдә итте.                    

news_right_1
news_right_2
news_bot