news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме белән котлады
Фото: «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан ихлас котлыйм.

Иман нуры, рухи яктан камилләшү, шәфкатьлелек һәм миһербанлылык тантанасы – бу бәйрәм мөселманнар йөрәгенә сөенеч һәм бәрәкәтле көч өсти. Ураза вакытында дин тотучылар изге эшләр башкардылар, якыннарына карата җылы мөгамәлә һәм кайгырту күрсәттеләр. Бүген без, Аллаһның рәхмәтен өмет итеп, аеруча ихласлык белән дога кылабыз, безгә сәламәтлек, иминлек насыйп итүен, республикабызга алгарыш һәм үсеш сорыйбыз.

Ураза гаетен үткәрүнең күп гасырлык традицияләренә һәммәбез өчен хәзер бик кирәкле зирәклек һәм тирән мәгънә салынган. Быел борынгы Казаныбыз бу зур бәйрәмне ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак мәртәбәле статуста уздыра. Күпсанлы дин кардәшләребезгә мөселман өммәтенең бердәмлеген ныгыту, җәмгыятьләр арасындагы һәм мәдәни багланышларны үстерү, барлык игелекле кешеләрне мәңгелек әхлакый хәзинәләр тирәсендә туплау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә чакыру белән мөрәҗәгать итәбез.

Милләтләр һәм диннәр арасында татулыкның чын кыйммәте тиешенчә бәяләнгән, аны саклауга омтылыш көчле булган Татарстанда Ураза гаете, барлык мөселман, православие дини бәйрәмнәре һәм башка бәйрәмнәр кебек үк, үзара ихтирам, аңлашу һәм дуслык рухында уза. Россия халыклары бердәмлеге елында, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында боларның әһәмияте тагын да арта.

Әлеге тантаналы олуг көннәрдә Аллаһы Тәгалә барлык догаларыбызны һәм хәерле гамәлләребезне кабул итсен, иманыбызны ныгытсын, күңелебезне сафландырсын, уйларыбызны яхшылыкка һәм рәхимлелеккә юнәлтсен!

Сезгә тынычлык, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим», – диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot