Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Россия халыклары телләре көне уңаеннан Татарстан халкын котлады
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе халыклары телләре көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.
«Кадерле татарстанлылар! Сезне чын йөрәктән Россия Федерациясе халыклары телләре көне уңаеннан тәбрик итәм.
Бу дәүләт бәйрәме беренче тапкыр уздырыла. Шул ук вакытта безнең күпмилләтле Ватаныбызга хас күренеш ул. Туган тел элеккеге буыннар зирәклеге белән сугарылган, анда халыкның дөньяга, рухи-әхлакый мирасына карашы ачык чагылыш таба. Шуңа да туган телне саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру үз юлыннан тайпылышсыз алга бара торган Россия җәмгыятенең тотрыклы һәм ныклы үсешенә өлеш кертә.
Бәйрәмнең күренекле совет шагыйре Рәсүл Гамзатов туган көнгә туры китереп билгеләнүе символик мәгънәгә ия. Туган телгә мәхәббәтен шигъри телдә сөйләгәндә, ул бик күпләргә таныш һәм якынхис-тойгыларны кузгата:
«Кем өчендер башка бер тел шифа,
Миңа исә шифа – үз телем.
Туган телем үлә диләр икән,
Җан бирергә әзер мин бүген!..» (Әдхәт Синугыл тәрҗемәсе).
Республикада яшәүче халыклар телләрен саклауга һәм киңрәк танытуга Татарстанда һәрвакыт җитди игътибар бирелә. Мәктәпләрдә татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва (эрзя һәм мокша) телләре өйрәнелә, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү бүлекчәләрендә Россия халыкларының утыздан артык телен үзләштерү өчен шартлар тудырыла. Этник-мәдәни һәм мәгърифәти чаралар илебездә телләр күптөрлелеген саклауга юнәлтелгән дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмиятле бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итә.
Мәдәниятләр арасындагы багланышларда рус теленең берләштерү көчен, аның бердәмлегебезне, рухи хәзинәләребез һәм иҗади башлангычлар уртаклыгын ныгытуга уңай йогынты ясавын билгеләп китү мөһим.
Россия Федерациясе халыклары телләрен саклаугаһәм үстерүгә ярдәм итү максатларында бүген мәгариф, мәдәният, фән, икътисад өлкәләрен колачлаган чаралар системасы эшли. Монда иҗтимагый берләшмәләр һәм аерым энтузиастларның эшчәнлеге зур роль уйнавын әйтеп китү зарур. Кешелек өчен уртак рухи байлыкның аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткән мәдәни хәзинәләребез кыйммәтенә төшенүгә нәкъ менә гражданнарның бу мәсьәләләргә гамьле мөнәсәбәте төп этәргеч бирә.
Россиянең барлык халыклары телләрендә ихлас күңелдән әйтелгән изге теләкләр һәрберебезне игелекле казанышларга, алгарышка рухландырсын!» – диеләТатарстан Республикасы Рәисе мөрәҗәгатендә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз