news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Президентына академик Н.Блохин исемендәге алтын медаль тапшырылды

Р.Миңнеханов БДБ илләре онкологлары съездында катнашучылар белән очрашты

 (Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда үткәрелә торган VIII БДБ һәм Евразия илләре онкологлары съезды делегатлары белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан өчен мондый вәкиллекле форумны кабул итү – зур мәртәбә. «Сезгә үзегезнең гомерегезне багышлаган мондый күркәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов республика медицина үсеше турында кыскача сөйләде. Аның билгеләп үткәнчә, Татарстанда гомер озынлыгын арттыруга һәм балалар туу дәрәҗәсен арттыруга ирешелде. «Кызганычка каршы, рак авырулары - зур проблема. Аларны дәвалау җайланмалар белән тәэмин итүгә генә бәйле түгел, әзерлекле белгечләр дә кирәк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Безнең үз онкология мәктәбебез бар, безнең белгечләр республикада да, чит илләрдә дә эшиләр. Әмма безнең башка регионнар һәм башка илләр тәҗрибәсен дә сеңдерәсебез килә», - диде Татарстан Президенты.

Съезд президиумы рәисе, Россиянең баш онкологы Михаил Давыдов Рөстәм Миңнехановка чараны оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Быелгы съездны уздыруның тиңдәше юк – беркайда да съезд төбәк башлыгының шәхси патронажында узмады», - диде М.Давыдов.

Очрашуда катнашучылар Татарстан белән Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы медицина оешмалары арасында хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Очрашу азагында Михаил Давыдов Рөстәм Миңнехановка академик Н.Блохин исемендәге алтын медаль тапшырды. Бу бүләк онкология авыруларына каршы көрәшүгә зур өлеш керткән оештыручыларга һәм иганәчеләргә тапшырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100