Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасы Президенты законнар имзалады
Аерым алганда, республика җитәкчесе биш төбәк законын имзалады
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР законнарын имзалады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Бу “Транспорт салымы турында”гы ТР Законының 6 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы; “Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона террториясендә резидент-оешмалар өчен керемгә салым ставкаларын кую турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”гы; “2015 елга Татарстан Республикасында муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында һәркемгә ачык һәм бушлай белем алу хокукларын гамәлгә куюда дәүләт гарантияләрен финанс тәэмин итү нормативларын раслау турында”гы; “2015 елда Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркемгә ачык һәм бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомум, төп гомум, урта гомуми белем алуга, шулай ук өстәмә белем алу хокукларын гамәлгә куюда дәүләт гарантияләрен финанс тәэмин итү нормативларын раслау турында”гы; “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнарына сәламәтлек саклау өлкәсендә ТР аерым дәүләт вәкаләтләре йөкләү турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” һәм “Татарстан Республикасы закон актларының аерым өлешләрен көчен югалткан дип тану турында”гы законнар.
Закон текстлары массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә басылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз