news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керү турында” Законны үзгәрешләр көтә

Закон проектының яңалыгы шунда: анда “Россия Федерациясе Конституциясе” дигән төшенчә кертелә

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар беренче укылышта “Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керү турында” ТР Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карап тикшерде. Әлеге закон проекты Татарстан парламентына комитет рәисе Шакир Яһудин, депутатлар Рафил Ногманов һәм Василий Логинов  тарафыннан кертелгән.
Яңа эшләнгән закон проекты республика законнарын “Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” федераль законга тәңгәлләштерү максатында эшләнгән. Бу законның 18 статьясы РФ субъектының югары вазифаи заты вәкаләтләре йөкләнгән Россия Федерациясе гражданины вазифасына керү тәртибен билгели.
Моның белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Законының 2 статьясында “Конституция” дигән сүздән соң “Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Конституциясен” дигән сүзләр белән тулыландырылырга тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә 2 статья “Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнарның хокук һәм ирекләрен, Татарстан Республикасының дәүләт суверенитетын тәэмин итәргә, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән Татарстан Республикасы Президентының югары вазифаларын намус белән башкарырга тантаналы рәвештә ант итәм” дигән вариантта карала. Комитет рәисе Шакир Яһудин хәбәр иткәнчә, закон проектының яңалыгы шунда: анда “Россия Федерациясе Конституциясе” дигән төшенчә кертелә.
Чираттагы сессиядә әлеге закон проекты беренче укылышта кабул ителергә тиеш, ә 25 мартка кадәр аны икенче-өченче укылышларда тулаем кабул итәргә кирәк булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot