news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Президенты "Tata Group" һәм "Swan Energy Ltd" компанияләре вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Һиндстан компанияләре вәкилләре белән нефть-газ химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты

 (Казань, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты "Tata Group" һәм " Swan Energy Ltd" компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Әлеге рәсми чара Рөстәм Миңнехановның Мумбайга (Һиндстан) эш сәфәре кысаларында уздырылды.

Очрашуда катнашучы компанияләр вәкилләре үзләренең эшчәнлеге һәм перспектив юнәлешләр турында сөйләделәр. Нигездә, болар – икътисадның реаль секторында, нефть химиясе һәм химия тармакларында, ашламалар җитештерүдә, сыекландырылган газ китереп торуда, шулай ук суднолар төзелешендә (оборона сәнәгате), бораулау җайланмалары һәм платформалар җитештерүдә бизнес алып баручы компанияләр.

Һиндстан партнерлары нефть-газ секторында, суднолар төзелешендә һәм башка тармакларда хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр белдерде. Алар фикеренчә, Россия Федерациясе Президенты Владимира Путинның 2014 елның декабрендә Һиндстанга планлаштырылган визиты Россия һәм Һиндстанның киләчәктәге мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур этәргеч булачак, булган багланышларны ныгытачак һәм яңа проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында билгеләгәнчә, Татарстан һәм Һиндстанның Россия-Һиндстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында җитди перспективалары бар. Безнең куәт-мөмкинлекләр зур, аны кулланырга кирәк, дип әйтте ул.

Перспектив проектлар арасында Рөстәм Миңнеханов ашламалар җитештерүне атады. Татарстанда аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча проектны гамәлгә ашыру тәмамланып килә (“Аммоний” ААҖ, Менделеевск), аңа җитәрлек күләмдә табигый газ кирәк, һәм без газ химиясе сәнәгате өлкәсендә предприятие ачу турында сөйләшергә әзер.

Тагын бер мөмкин булган юнәлеш – химия һәм нефть химиясе өлкәсе. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда куәте 1 млн. тонна булган этилен комплексын төзү проекты гамәлгә ашырыла, бу юнәлешне алга таба үстерү планлаштырыла. Шулай ук Татарстан Һиндстан белән нефть чыгару өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер, монда “Татнефть” компаниясе партнер була ала, аның бораулаудан нефть эшкәртүгә хәтле тулы циклы бар, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты очрашуда катнашкан компанияләрне республикага чакырды. Безгә аралашырга, тәҗрибә алышырга кирәк, дип, ул хезмәттәшлек итәргә әзерлекне ассызыклап әйтте.

Очрашу ахырында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм “Сван Энерджи” компаниясе арасында, ТР ИҮА һәм “Анкор” компаниясе арасында багланышлар турында килешүләр имзаланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100