news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Президенты Шэньчжэньга килде

Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасында эш сәфәрендә.

(Казан, 17 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Шэньчжэнь шәһәренә килде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Биредә ул Кытай югары технологияләр күргәзмәсен карый һәм берничә эшлекле очрашу үткәрә. Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов, Альберт Нафигин һәм Роберт Миңнегалиев, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, "Ак Барс" җәмгыяте идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башка рәсми затлар бар.

Иртәгә Татарстан Президенты Tidfore Heavy Equipment Group компаниясе җитәкчелеге белән очраша. Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре мэры Ло Цзямин һәм Чжэцзян провинциясенең Юйхуань шәһәре мэрф У Цайпин белән очрашуы көтелә. Очрашулар кысаларында Түбән Кама шәһәре белән Мэйшань һәм Кукмара шәһәре белән Юйхуань шәһәре арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау каралган.

Аннан Татарстан делегацияcе Кытай югары технологияләр күргәзмәсе эше белән танышачак, анда Татарстан Президенты Шэньчжэнь Күргәзмә үзәге идарәсе рәисе Су Яньвэй белән очрашачак. Шулай ук Huawei компаниясе офисында Заманча технологияләр үзәге презентациясе узачак, анда Рөстәм Миңнехановка шәһәр инфраструктурасы, электрон хөкүмәт, иҗтимагый транспорт, энергетика һәм банк системасы белән идарә итү системасы тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Президенты шулай ук Кытай инжиниринг корпорациясе һәм Кытай әйләнә-тирә мохитне саклау корпорациясе җитәкчелеге белән очрашачак. "Мәскәү дәүләт университеты - Пекин политехник интситуты" университен карау, Югары технологияләр өлкәсендәге Индустриаль технопаркта булу планлаштырыла.

Татарстан Президентының эш сәфәрендә World Food City күпләп сату үзәгендә булу каралган, Рөстәм Миңнеханов Кытайдагы Татар сәүдә йорты павильонын карый һәм күргәзмә җитәкчелеге белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100