Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга килде. Ул ил җитәкчелеге чакыруы буенча Төркмәнстан Бәйсезлегенең 31 еллыгына багышланган чараларда катнаша.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдәр Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Сәламләү сүзендә ул Төрекмәнстан халкын өч дистә ел эчендә социаль-икътисадый үсештә зур уңышларга ирешүен билгеләп үтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Сезнең ярдәмегез һәм безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төрекмәнстан хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты республиканың кайбер предприятиеләренең актив хезмәттәшлеген билгеләп үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 77,5 миллион доллар тәшкил иткән. Очрашуда номенклатураны киңәйтү һәм күләмнәрне арттыру кирәклеге турында фикер алыштылар. Аерым алганда, нефть чыгару, газ ташу, автомобиль, авиа-, суднолар төзү, химия продукциясе белән тәэмин итү һ.б. юнәлешләр буенча резервлар бар.
Октябрь ахырында Ашхабад һәм Мара шәһәрләрендә Төрекмәнстанда Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак. Аның кысаларында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар булачак.
Республика Президенты Сәрдәр Гурбангулыевичка Төрекмәнстанда яшәүче татарларга игътибарлары һәм ярдәм күрсәтүләре өчен аерым рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз