news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Яңа ел белән котлый

Яңа ел - һәрчак якты өметләр бәйрәме, дип билгеләп үтә Президент

 (Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Яңа ел белән котлап мөрәҗәгать итте.

“Хөрмәтле ватандашлар!

2014 ел ахырына якынлашып килә. Матур гадәт буенча без аңа нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашабыз. Яңа ел - һәрчак якты өметләр бәйрәме.

Үтеп баручы елда илебез алдында туган авырлыклар һәм каршылыклар безне тагын да берләштерде. Үзебезгә ышанычыбыз һәм рухыбыз ныгый төште.

Бу шартларда без өстебезгә алынган барлык йөкләмәләрне үтәдек, алга куелган программаларны тормышка ашырдык, өметле проектлар өстендә эшләүне дәвам иттек. Безнең зур уңышыбыз - борынгы Болгар шәһәренең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе. Тиздән Свияжск шәһәр-утравы һәйкәлләре дә бөтен дөньяга танылыр дип ышанам.

Һичшиксез, барыбызны да глобаль сәяси низаглар, кискен карашлы һәм неофашизм күренешләре борчый. Бу куркынычларга республика милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулык, тарихыбызны хөрмәтләү һәм Ватаныбыз белән горурлану хисе кебек чын кыйммәтләрне каршы куя.

Элеккечә, югары әхлаклылык, нык һәм дус гаиләләребез һәм елдан-ел арта баручы балаларыбыз безнең төп байлыгыбыз булып кала.

Яңа елда алдыбызда зур һәм әһәмиятле эшләр тора.

Бу, беренче чиратта, - Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее. Киләчәк буыннарга дәһшәтле сугыш еллары турында дөреслекне җиткерү – безнең мөһим бурычыбыз.

Без түземсезлек белән спортның судагы төрләре буенча дөнья Чемпионатын көтәбез. Ул Универсиаданың уңышлы эстафетасын дәвам итәр дип ышанам.

Без тотрыклылык һәм югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез. Тырыш хезмәт һәм бердәм булуыбыз моңа нык ышаныч бирә.

Кадерле дуслар!

Яңа ел сезгә тынычлык һәм иминлек алып килсен, өйләрегез бәхет һәм балаларның шат көлүе белән тулы булсын. Сезгә ихлас күңелдән саулык-саләмәтлек һәм муллык телим!

Яңа 2015 нче ел белән!” – диелә ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау текстында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100