news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөселманнарын Корбан гаете белән котлады

Матур теләкләрегез чынга ашсын, Аллаһ сезне ярдәменнән ташламасын, дип тели Президент

 (Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Корбан гаете уңаеннан, республика мөселманнарына котлау белән мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
Кадерле ватандашлар!

Сезне изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!
Бөек хаҗ тәмамаланган бу изге көннәрдә һәр мөэмин-мөселманның йөрәге куаныч һәм рәхим-шәфкатьле Аллаһка рәхмәт хисе белән тула.

Раббыбызга корбан китереп без тәүбә кылабыз, җаннарыбызны пакьләндерәбез, мәрхәмәткә ышанычыбызны ныгытабыз. Мохтаҗларны һәм фәкыйрьләрне ашатучы, хәйрия чаралары уздыручы һәркем гадел һәм туры юлдан атлый.

Республикабызда традицион диннәрне саклау һәм үстерү буенча күләмле эш алып барыла. Күп гасырлар буена тату һәм тыныч уртак гомер итүче төрле милләт һәм дин вәкилләре Татарстаныбызның иминлеге өчен кулга-кул тотынышып эшлиләр, республика тормышында актив катнашалар, заман куркынычларына бергәләп каршы торалар.

Бу көннәрдә меңләгән татарстанлылар хаҗ кыла. Аларның һәркайсы изге җирдә Аллаһы Тәгаләдән тынычлык, гаилә бәхете, мул тормыш, иминлек һәм хезмәтләрендә ярдәм сорап дога укый. Ходай аларның гыйбадәтләрен кабул итсен, барлык хаҗилар һәм хаҗияләр, рухи көч җыеп, туган җирләренә, якыннары янына сау-саләмәт килеш әйләнеп кайтсыннар.

Кадерле дуслар, матур теләкләрегез чынга ашсын, Аллаһ сезне ярдәменнән ташламасын. Корбан бәйрәме һәр өйгә тынычлык һәм муллык, тату һәм бәрәкәтле тормыш, җан җылысы һәм бәхет-шатлыклар алып килсен!" - диелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100