Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенга эш сәфәре белән килде
Татарстан Президентын аэропортта Россия Федерациясенең Мюнхендагы Генераль консулы Сергей Ганжа каршы алды.
(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бавария башкаласы Мюнхен шәһәренә (Германия Федератив Республикасы) ике көнлек эш сәфәре белән килде. Татарстан Президентын аэропортта Россия Федерациясенең Мюнхендагы Генераль консулы Сергей Ганжа каршы алды. Бу хакта ТР Президенты Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мюнхенда вакытта Татарстан Президенты «Siemens» компаниясенең штаб-квартирасында булачак, дөньяның иң алдынгы кардиохирургия учреждениесе – Мюнхенның Немец кардиология үзәгенә барачак, анда ул үзәкнең берничә проекты белән танышачак һәм өр-яңа медицина җайланмаларын тәкъдир итүне караячак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «IBM» компаниясенең «Watson Internet of Things (Watson IoT)» штаб-квартирасына барачак, анда ул компаниянең, когнитив системалар кулланып, сәнәгать секторы өчен хәл ителешләре белән танышачак.
19 сентябрьдә төштән соң Рөстәм Миңнехановның Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер һәм Бавария эшлекле даирәләре белән очрашуы көтелә.
Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәре программасында шулай ук «Кнорр-Бремзе» компаниясенең күзәтүчеләр советы рәисе Хайнц Тиле һәм «Linde AG» компаниясе генераль директоры, профессор, доктор Альдо Беллони белән очрашуы да планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз