news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Татарстан Республикасы Президенты мөселманнарны бәйрәм белән котлады

^Татарстан Республикасы Президенты мөселманнарны бәйрәм белән котлады

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Бу көннәрдә якынлашып килүче Корбан гаете уңаеннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республика мөселманнарына котлау җибәрде.

«Хөрмәтле Татарстан мөселманнары! Сезне ихлас күңелдән изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Һәр мөэмин-мөселман көтеп ала торган олы һәм мөкатдәс бәйрәм - Корбан бәйрәменең тамырлары бик тирәнгә — Ислам мәдәниятенең меңъеллык гүзәл традицияләренә барып тоташа. Бу көнне пәйгамбәребезнең: «Якыннарына гына түгел, ә мохтаҗ бәндәләрнең барысына да Ходай биргән нигъмәтләрдән өлеш чыгарган, фәкыйрьләргә, ятимнәргә хәер-сәдака өләшкән, газап чигүчеләргә ярдәм кулын сузган кеше генә хак мөселман була» дигән сүзләре аеруча зур мәгънәви яңгыраш ала. Мәңгелек рухи кыйммәтләрне гәүдәләндереп, бу күркәм бәйрәм күңелләрдә миһербанлылык һәм игелеклелек хисләрен арттыра, мөселманнарга тән һәм җан пакьлеген сакларга, гаилә нигезләрен ныгытырга ярдәм итә.

Шунысы куанычлы, Татарстанның традицион Ислам кануннарын тоткан мөселман өммәте җәмгыятебездә гуманистик рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне урнаштыруга сизелерлек өлеш кертә, гражданнарыбыз арасында татулык һәм иминлек саклау мәсьәләләрендә актив эшли. Татарстанда дәүләт һәм дини оешмалар арасында яшәп килүче күркәм хезмәттәшлек киләчәктә дә республикабыздагы барлык халыкларның күпгасырлык мәдәниятләрен һәм традицияләрен үстерүгә, милләтләр һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә хезмәт итәр дип ышанам.

Хөрмәтле татарстанлылар! Корбан бәйрәме йөрәкләребездәге рәхим-шәфкать хисләрен яңартсын, ә күркәм ниятләрегез һәм изге эш-гамәлләрегез, шатлык һәм ышаныч өстәп, киләчәктә дә сезнең тугры юлдашларыгыз булсын! Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим!», - диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot