Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Республикасы Президенты Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды
Тантана Казанның Җиңү паркында узды.
(Казан, 9 май, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды.
Чәчәк салу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм хөрмәтле ветераннар катнашты.
Татарстан Президенты чарада катнашучы ветераннарны сәламләде. Венок куйганнан соң, паркта парад оештырылды. Анда Президент хәрби хезмәткәрләрне һәм солдатларны сәламләде.
Аннан соң мәйданга Россия һәм Татарстан әләмнәре, Җиңү байрагы чыгарылды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Аналарга һәм сугыш чоры толларына куелган манумент янына венок салды. Күккә Тыныч тормыш символы булган ак күгәрченнәр очырылды.
Соңыннан кунаклар легендар "Победа" машинасында Казанның Меңъеллык мәйданына юнәлделәр. Руль артында Рөстәм Миңнеханов иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз