news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Президенты Кырым Республикасы вәкилләре белән кырымлылар өчен мөһим мәсьәләдә очрашты

Ике яклы сөйләшү ТР Хөкүмәте йортында узды

 (Казан, 30 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов һәм Кырым Республикасының милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортацияләнгән гражданнар буенча Дәүдәт комитеты рәисе Заур Смирнов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Татарстан ягыннан анда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Республикасының Кырым Республикасында даими вәкиле Ильяс Темиргалиев катнашты.

Очрашуда катнашучылар кайбер юнәлешләр буенча алга таба багланышлар мәсьәләләре, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә элемтәләр турында сөйләштеләр. Шулай ук Кырым Республикасының алга таба үсеше мәсьәләләре турында да сүз барды.

Рәмзи Ильясов Рөстәм Миңнехановка Кырым Республикасының башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Аксенов исеменнән Татарстан Республикасы көне белән котлауларны тапшырды. "Татарстанга чын күңелдән тынычлык һәм үсеш, ә республиканың бөтен күп милләтле халкына - иминлек һәм яхшылык телим. Ышанам ки, Кырым Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре, күп яклы икътисадый, фәнни һәм мәдәни элемтәләр алга таба да ныгыр һәм үсәр”, - диелгән котлауда.

Очрашу барышында Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов шулай ук Рөстәм Миңнехановка кырым татарлары театрының матди-техник базасын ныгыту мәсьәләсендә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Кырымтатар музыкаль-драма академия театры 25 ел эшли, ул Симферопольда урнашкан, шул еллар дәвамында дөньядагы бердәнбер кырым татарлары театры 120дән артык спектакль сәхнәгә куйды. Рөстәм Миңнеханов театрга, иганәчеләр - эре сәнәгать предприятиеләрен җәлеп итеп, ярдәм итәргә вәгъдәләде. Театрның матди-техник базасы ныгытылачак һәм театрга зур автобус биреләчәк. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Кырым Республикасы Дәүләт Советы аппаратын модернизацияләүдә (ноутбуклар, шәхси компьютерлар, оргтехника) ярдәм итәчәк. Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына Кырым Республикасы Дәүләт Советының сайтын эшләүдә булышуны йөкләде.

ТР Президенты матбугат хезмәте бүген шундый хәбәр таратты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100