news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Президенты Казакъстан Республикасы Парламенты Сенаты Рәисе белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Россия белән Казакъстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасы Парламенты Сенаты Рәисе Касыйм-Җомарт Токаевым һәм Сенат әгъзалары белән очрашты. 

"Күп тармакларда Казакъстан партнеры булган республика Президентын Астанада күрергә хыялланган идем, - дип сәламләде ТР Президентын Касыйм-Җомарт Токаев. – Сез Казакъстанда татар мәдәният эшлеклеләре, галимнәр булганын беләсез инде. Безнең охшаш якларыбыз күп: тел, мәдәният, менталитет һәм без Россия Федерациясенең мөһим өлеше булган Татарстан белән мөнәсәбәтләребезне бик югары бәялибез".

"Мин Ашхабадта очрашуыбызны җылы хисләр белән искә төшерәм, сезнең чыгышыгыз бик кызыклы иде. Татарстанның уңышлы үсеп баруына, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында, фән, спорт һәм инновацияләр өлкәләрендә югары күрсәткечләргә ирешеүенә мин шат", - дип билгеләде Касыйм-Җомарт Токаев. Очрашу дәвамында ул  Казакъстан Парламенты төзелеше һәм парламентара хезмәттәшлек турында кыскача сөйләде. 

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Россия белән Казакъстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады һәм Казакъстан Парламентында ватандашларның эшен уңай бәяләде. ТР Президенты биредә узган бизнес-форум һәм Казакътанда Татарстан Республикасы Мәдәнияты көннәренә багышланган бәйрәм чаралары турында сөйләде. 

Татарстан Республикасы Президенты Казакъстанның индустриаль парклар өлкәсендәге проектларын югары бәяләде. "Безгә бизнесыбызны үзара товар алышыну өлкәсендә интеграцияләү генә түгел, ә Казакъстанда Татарстан бизнесы эшләвенә ирешү бик мөһим. Хәзерге вакытта “Алабуга” МИЗ территориясендә төрек компанияләре 6 завод төзи, аларның инвестицияләре 1,5 миллиард АКШ доллары тәшкил итә. Казакъстан - углеводород чималын җитештерүчеләрнең эресе, бу өлкәдә уртак проектларны булдырырга кирәк”, - диде ул.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Касыйм-Җомарт Токаевка һәм Парламент әгъзаларына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанга җавап визиты белән килергә чакырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100