news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән буенча совет утырышы уза

Аның эшендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән буенча совет утырышы бара. Аның эшендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев, Фәнни оешмалар федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнаша.

Утырышта төп тема - Казандагы 7 фәнни-тикшеренү инстиутутының бер федераль фәнни үзәккә берләшүе.

"Федераль агентлык җитәкчесе һәм Россия Фәннәр академиясе президентының шушы утырышта катнашуы безнең җитди бурычлар куярга тиешлегебез турында сөйли. Хәзерге вакытта узган утырышта кабул ителгән барлык коллегиаль карарлар, рекомендацияләр шактый уңышлы хәл ителә. Безнең башлангычлар уңышлы тәмамланыр дип ышанам. Республиканың фәнни-техник потенциалында федераль һәм ике тикшеренү институтының роле зур. Технопарклар, инжиниринг, венчур үзәкләре бар. Якын арада "КамАЗ" компаниясе, Иннополис махсус икътисади зонасы белгечләре компьютер инжинирингы үзәкләрен булдыру мөмкинлеген караячак. Бу машина төзү комплексы предприятиеләренең заманча программалы продуктларга һәм технологик карарларга ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен кирәк. Бүгенге совет утырышында фәнни учреждениеләр челтәре механизмы буенча концептуаль карарлар кабул итәргә кирәк булачак", – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100