news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Президенты гранты ияләре билгеле булды

Грантларның гомуми суммасы 263 миллион 908 мең 400 сум тәшкил иткән.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”).  Татарстан Республикасы Президенты грантының 2017 елгы ияләре билгеле булды. Карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматы порталында бастырылды.

2017 елга мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы Президенты грантларын тапшыру турында карар нигезендә, грантка 3 театр, 3 коллектив һәм ике мәдният учреждениесе лаек булды. 263 миллион 908 мең 400 сумлык грантны үзара Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт акадмия театры, В. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры, “Татаркино” Татарстан Республикасы мәдәниятенең дәүләт бюджет учреждениесе һәм Татар дәүләт филармониясе бүлешәчәк. Грантка шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле лаек булачак.

Һәрбер грант күләмен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгелиячәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100