Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасы Президенты Бәһрәйн Премьер-министры белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифәне эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасына чакырды.
(Казан, 8 апрель, "Татар-информ"). Бүген Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Премьер-министры Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифә, идарә итүче Мәликнең агасы Хәмәд бән Гайсә Әл Хәлифә белән очрашты.Бу хакта президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу башлануга ук Татарстан Республикасы Президенты Бәһрәйн Премьер-министрына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм соңгы тапкыр 2017 елның февралендә Россия – Бәһрәйн Хөкүмәтара комиссиясе кысаларында Манамада очрашуларын искә төшерде.

«Россия Федерациясе Бәһрәйн Мәмләкәте белән үзара хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Бу хезмәттәшлек дөньядагы, аерым алганда, Якын Көнчыгыштагы катлаулы хәлләргә бәйле рәвештә тагын да актуаль була бара. Мәскәү белән Манаманы күп кенә халыкара һәм төбәк проблемалары буенча охшаш позицияләр, шулай ук конфликтлы ситуацияләрне җайга салу омтылышы якынайта. Россия Бәһрәйн белән интенсив сәяси диалог ягында, шул исәптән иң югары дәрәҗәдә дә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифә ассызыклаганча, Россиянең Якын Көнчыгыштагы позицияләре елдан-ел ныгый бара һәм моның нигезендә гарәп илләрендә ихтирам казанган Президент Владимир Путинның зирәк һәм уйланган сәясәте ята: «Бәһрәйн илләребез арасындагы мөнәсәбәтләр үсешен хуплый һәм безнең ишекләр үзара файдалы хезмәттәшлек өчен ачык», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Хәлифә бән Сәлмән Әл Хәлифәне эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасына чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз