Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сайлауда тавыш бирде
Бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Иң беренче булып тавыш бирүчеләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар.
Ул Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә урнашкан 46нчы сайлау участогында беренчеләрдән булып үзенең гражданлык бурычын үтәде һәм тавышын бирде.
«Дөнья дүрт әйбергә таяна: галимнәрнең гыйлеменә, хакимнәрнең гаделлегенә, байларның юмартлыгына һәм мохтаҗларның догаларына. Ягъни тормыш алга барсын өчен, галимнәр гыйлем таратырга, байлар зәкят-сәдака чыгарырга, әмирләр гаделлек урнаштырырга, ә халык догада булырга тиеш. Менә бүген Татарстан халкы үзенә Рәис сайлый. Гадел, иманлы, акыллы һәм көчле җитәкчене сайларга һәм аның өчен дога кылырга кирәк. Мин мөфти буларак беренчеләрдән булып килергә тырыштым», - диде Камил хәзрәт.
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова
Шулай ук бүген 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак. Участоклар 7:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз