Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Республикасы Милли музее директоры эштән китүе турында белдерде
Гөлчәчәк Нәҗипова ТР Милли музеен 2006 елдан бирле җитәкли.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова эштән китүе турында белдерде. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге битендә язган.
«Татарстан Республикасы Милли музеенда хезмәт итү вакытым тәмамланды. Моннан 36 ел элек мин Горький әдәби музее филиалына кече фәнни хезмәткәр булып эшкә килдем, 14 ел элек мин Татарстан Республикасы Милли музее булган дөньядагы иң яхшы музейның генераль директоры булдым», — ди Гөлчәчәк Нәҗипова.
«Киң масштаблы проектлар эшләгәндә ярдәм иткән һәм яңаларына рухландырган һәркемгә зур рәхмәт. Музейның якты киләчәге булыр дип ышанам», дип язган Гөлчәчәк Нәҗипова.
Гөлчәчәк Нәҗипова ТАССРның Минзәлә районы Тойгуҗа авылында туа, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый, аннары шул ук югары уку йортында аспирантурада укый. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз