Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Исламда китап мәдәнияте» күргәзмәсе ачыла
12 июньдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Исламда китап мәдәнияте» күргәзмәсе ачыла. Экспозицияне чара кунакларына ислам мәдәниятен өйрәнүчеләр тәкъдим итә. Килүчеләр өчен шулай ук кураторлык экскурсиясе дә үткәрелә.
Экспозиция татар мәгърифәтчеләренең дини белем бирү һәм халыкны агарту эшчәнлегендә дини гыйлемнәрнең, китапларның ролен, дини татар китапларын бастыруның төп аспектларын ачып сала.
Мөселман китапларын бизәү эшенә аерым игътибар бирелгән – алар ярдәмендә ислам дөньясының дини, мәдәни һәм сәнгать традицияләрен аңларга була, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.
Тантаналы ачылыш кичәсендә кунакларга экспозицияне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты доценты, XVII–XX гасыр башы татар кулъязма һәм басма китабы сәнгатен өйрәнүче Фирдәүс Ваһапова, Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының динне өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы, гарәп телен белүче, көнчыгышны, ислам һәм суфыйчылыкны өйрәнүче Евгений Хәмитов, шулай ук Татар әдәбияты тарихы музее, Шәриф Камалның мемориаль фатиры директоры Айдар Шәйхин тәкъдим итә.
Экспонатлар буенча кураторлык экскурсиясен Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин үткәрә.
Күргәзмәне ачу тантанасында катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Чара 13:00 сәгатьтә башлана.
Ачылу тантанасыннан соң күргәзмә белән 14 июньгә кадәр танышырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз