Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе онлайн эшли
Милли китапханә биналарында хезмәт күрсәтү туктатып торыла.
(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Короновирус авыруы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә 19 марттан 15 апрельгә кадәр Татарстан Милли китапханәсе биналарында укучыларга хезмәт күрсәтү туктатып торыла. Китапханә онлайн режмда эшли. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Якын арага билгеләнгән мәдәни чаралар да кичектерелә.
Укучыларга хезмәт күрсәтү хәзер бары тик онлайн тәртиптә генә, ягъни китапханәнең рәсми сайты, социаль челтәрләрдәге аккаунтлары, телефон аша башкарыла.
Сез читтән торып түбәндәге мәгълүмат-китапханә хезмәте төрләреннән файдалана аласыз:
«Китапханәчедән сора» белешмә хезмәте
Документларны электрон юл белән алдыру
Кабул ителгән кисәтү чаралары махсус режим вакытын кыскартырга мөмкинлек бирер һәм озак та үтми без Китапханәдә яңадан очрашырбыз дип өметләнәбез. Сайтта һәм социаль челтәрләрдә куелган яңалыкларыбыз белән танышып барыгыз, диелә бу хәбәрдә.
Instagram: https://www.instagram.com/kitaphane_tatarstan/
ВКонтакте: https://vk.com/kitaphane_tatarstan
Facebook: https://www.facebook.com/kitaphane.tatarstan/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз