Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасы һәм Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтләре арасында килешү төзелде
Мөфтинең Төмән өлкәсенә эшлекле сәфәре 15 ноябрьгә кадәр дәвам итә Ул ике арада ислам кыйммәтләрен пропагандалау, уку-укыту һәм мәгариф өлкәсен күзал
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә Төмән өлкәсенә эшлекле сәфәр кыла. Кичә Татарстан мөфтие Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков белән очрашты. Ике арада ислам кыйммәтләрен пропагандалау, уку-укыту һәм мәгариф өлкәсенә караган килешүгә кул куелды. Документта дини уку йортлары студентлары алмашу турында да әйтелә.
Камил хәзрәт сүзләренчә, ике нәзарәт арасындагы бу килешү төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә, Татарстан һәм Төмән өлкәсендәге милләттәшләр белән элемтәләрне ныгытырга да мөмкинлек бирә.
Моның турында Камил хәзрәт Сәмигуллин Төмән өлкәсе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров белән сөйләште, диелә ТР МДН матбугат хезмәте хәбәрендә.
Мөфтинең Төмән өлкәсенә эшлекле сәфәре исә 15 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз