news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары сайланды

Әлеге урынга ике кандидат дәгъва кылган иде.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисенең, мөфтинең беренче урынбасары сайланды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рөстәм Вәлиуллин кандидатурасын тәкъдим итте. Делегатлар аны хуплады.

Искәртеп үтик, әлеге кандидатурага Казанның “Котдус” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Вәлиуллин, Казанның Кол Шәриф мәчете имамы Илфар Хәсәнов дәгъва кылган иде.

Рөстәм Вәлиуллин сайлауга кадәрге чыгышында үз фикерләре белән чыгыш ясады. "Безнең төп максат - Татарстан өммәтен ханәфи мәзһабенә, Татарстан дин галимнәре, мәгърифәтчеләре мирасына таянып үстерү", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100