news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы мөфтие патриарх Кирилл белән экстремизм мәсьәләләрен тикшерәчәк

Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров белән Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселманнар Диния нәзарәте рәисе Россиянең Динара советы президиумы утырышында катнашачак. Аның рәисе Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл булачак.

Утырышта дин лозунгы белән таралган эсктремизмны һәм башка көн үзәгенә куелган мәсьәләләрне тикшерү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100