news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасы көнендә һава торышының нинди булачагы билгеле

Иртәгә, 30 августта, Татарстанда һава торышы үзгәрә башлаячак. Татарстан Республикасы көнендә яшенле яңгырлар һәм көчле җил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Татарстанда төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез һәм кич урыны белән яшенле яңгырлар булачак, дип кисәтә синоптиклар.

Республикада кичен +11...16 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә +27...+32 градуска кадәр җылыначак, дип билгеләп үтә метеорологлар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot