news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүдә 400 меңнән артык кеше катнашты

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүдә 400 меңнән артык кеше катнашты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чараларында 400 меңнән артык кеше катнашкан, шуларның 290 меңе – Казанда. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә әйтте.

Республика җитәкчесе җәмәгать тәртибен бозулар булмады, дип билгеләп үтте һәм хокук саклаучы һәм махсус органнар хезмәткәрләренә, чараларны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Киңәшмә республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot