Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Советлар Союзы Герое Сабир ага Әхтәмов вафатына бәйле рәвештә, кайгы уртаклаша
Советлар Союзы Герое Казанда 89 нчы яшендә вафат булган
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). «Россия, Татарстан Республикасы зур югалту кичерде: 89 нчы яшендә Советлар Союзы Герое Сабир ага Әхтәмов вафат. Аның тормышы – Ватанга тугрылык һәм ярату, батырлык һәм үз-үзеңне корбан итүгә әзер тору, иксез-чиксез каһарманлык үрнәге. Әхтәмов язмышында бөтен ил, каһарман җиңүчеләр язмышы чагыла. Без Герой алдында башыбызны иябез. Сабир Әхтәм улы Әхтәмов безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», - диелә кайгынамә текстында.
Сабир Әхтәм улы Әхтәмов Татарстанның Кукмара районы Югары Өскебаш авылында 1926 елның 15 июнендә фани дөньяга килгән.
1943 елның ноябреннән Кызыл Армиядә. 1944нең маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гвардияче мотоукчылар бригадасының танкка каршы ата торган мылтык төзәүчесе (11 нче гвардияче армиясенең 2 нче гвардияче танк корпусы). 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссия, Литва, Көнчыгыш Пруссияне азат итү сугышларында катнашып, фронт тормышының михнәтләрен кичерә. 1944нең октябрендә Неммерсдорфны (хәзер Калининград өлкәсе Маяковский авылы) штурмлаганда батырлык күрсәтә. Бронебойщик танкка каршы коралдан атып, дошманга югалтулар китерә: 1 танк, 3 үзйөрешле артиллерия установкасы (САУ), 2 бронетранспортер (БТР) һәм снарядлар төялгән 2 йөк машинасы кебек сугыш техникасын сафтан чыгара. Озакка сузылган сугышта дошман тар-мар ителә, ә Сабир Әхтәмов Советлар Союзы Герое Алтын йолдызы белән бүләкләүгә тәкъдим ителә. Батыр сугышчы Мәскәүдә Җиңү Парадларында катнаша (24.6.1945; 9.5.1995). Сугыштан соң Совет Армиясендә җитәкче вазифаларны башкара, КГБның Югары хәрби институтын тәмамлый (1959), 1972 дән - запаста. Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр дәүләтнең башка бүләкләре белән бүләкләнгән.
Сабир Әхтәмов Казан каласы Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, Совет районы Ветераннар советы, “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы, Татарстан ЭЭМ Ветераннар советы әгъзасы иде.
1991 елның августыннан Сабир ага Казанда яши.
1972 елдан полковник Сабир Әхтәм улы Әхтәмов – запаста.
Ул Казан шәһәренең мактаулы гражданы.
Кайгынамәгә Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Илдар Халиков, Әсгать Сәфәров, Алексей Песошин, Шамил Гафаров, Юрий Камалтынов, Артем Хохорин, Айрат Шәфигуллин, Илсур Метшин, Сергей Погодин, Рауил Рәхмәтуллин, Валерий Миронченко, Илдус Мостюков, Әхәт Юлашев, Хәбир Иштирәков имза салган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз