news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында - яңа җитәкче

Бу вазифаны Талия Миңнуллина башкарачак

  (Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгына яңа җитәкче билгеләнде. ТР Президенты Указы белән бу вазифага Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәте үсеше бүлеге башлыгы булып эшләгән Талия Миңнуллина билгеләнде. 
 “Татар-информ” МА на билгеле булганча, 2011 елның июненнән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгын җитәкләгән Линар Якупов, башка эшкә күчү сәбәпле, вазифасыннан азат ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot