news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына яңа әгъзалар расланды

Барлыгы 28 кандидатура тәкъдим ителгән булган, аларның 20се расланды.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына яңа әгъзалар расланды
архив

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына яңа әгъзалар кертү мәсьәләсе каралды. Барлыгы 28 кандидатура тәкъдим ителгән булган, аларның 20се расланды.

Кандидатлар исемлеге белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин таныштырды. Ул үз кандидатураларын тәкъдим иткән иҗтимагый оешмалардан 29 гариза кабул ителгәнен әйтте. Комитет кандидатларны карап, 28ен палата составына чыгарырга карар кылган. Сурия Усманова кандидатурасы кире кагылган.

Утырышта һәр кандидатурага тавыш бирү узды. Аның нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр Иҗтимагый палатаның әгъзалары булды.

Диана Әхмәтшина, Тимур Бикмуллин, Илсөяр Гарифуллина, Дамир Динниулов, Изольда Жуйкова, Радий Зарипов, Владимир Иванов, Альберт Карпов, Людмила Китайцева, Андрей Королев, Артем Кузнецов, Артур Мостаев, Рафил Ногманов, Лариса Расческова, Дмитрий Дмитрий, Яна Сирюкова, Любовь Смирнова, Илдар Суфияров, Светлана Филиппова, Дмитрий Хафизов.

Закон нигезендә ТР Президенты тарафыннан 20 әгъза, Дәүләт Советы тарафыннан 20 кеше, ТР Президенты белән парламент тарафыннан расланып, Иҗтимагый палатаның калган тагын 20 кешесе раслана.

news_right_1
news_right_2
news_bot