news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында" ТР Законына үзгәрешләр кертелде

Бүген парламентарийлар шулай ук ТР Иҗтимагый палатасына әгъзалыкка 20 кандидатураны раслады

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бњген дүртенче чакырылыш ТР Дђњлђт Советыныћ җиденче утырышында депутатлар "Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул ителде. Бу закон проекты гамәлдәге законны камилләштерү максатында эшләнгән.
Аерым алганда, Иҗтимагый палатаның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган әгъзасы урынына кандидатлар күрсәтү тәртибенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Хәзер үз вәкилен Иҗтимагый палатага күрсәтергә теләгән оешма массакүләм мәгълүмат чараларында әгъзалыкка кандидатлар күрсәтү турындагы мәгълүмати хәбәр рәсми рәвештә басылу белән, бер ай эчендә, үз вәкилен палата составына кертүне сорап, палатаның вәкаләтләре туктатылган әгъзасын раслаган органга гариза юлларга тиеш була. Иҗтимагый палатадан вакытыннан алда чыккан әгъза кандидатурасын тәкъдим иткән оешма җиде көн эчендә бу оешмадан палата әгъзасын раслаган органга яңа кандидатура буенча тәкъдим белән чыга ала. Бу вакытта Иҗтимагый палата Советының карар кабул итүе мәҗбүри түгел.
Проектның иң зур яңалыгы – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкаләтләре вакытын арттыруда. Закон проекты белән аның вәкаләтләрен өч ел итеп билгеләргә тәкъдим ителә.
Республика законын федераль законнарга туры китерү максатыннан, Иҗтимагый палата әгъзасының Татарстан Республикасында даими яшәү мәҗбүрилеге турындагы норманы төшереп калдырырга тәкъдим ителә.
Иҗтимагый палатаның дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән уртак эшчәнлек алып бару уңаеннан, проектка Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләр карамагында оештырылган иҗтимагый советларга мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү турындагы нигезнамәләр кертелә.
Законны шулай ук Иҗтимагый палата әгъзаларының башкарма хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләр карамагындагы иҗтимагый советлар эшендә катнашу турынданы нигезнамә белән тулыландырырга тәкъдим ителә.
Закон проекты нигезендә, Иҗтимагый палата запрослары аның законда күрсәтелгән максатларына һәм бурычларына туры килергә тиеш. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары Иҗтимагый палата запрослары буенча аңа вәкаләтләрен үтәү өчен кирәк булган мәгълүматларны, шул исәптән документларны һәм материалларны (дәүләт сере һәм федераль закон белән саклана торган башка мәгълүматлардан тыш) бирергә тиеш.
Проект белән Иҗтимагый палата запросы җибәрелгән вазифаи затның аңа запросны алу белән - утыз көн дәвамында, Иҗтимагый палата тарафыннан билгеләнгән аерым очракларда ундүрт көннән дә соңга калмыйча җавап бирергә тиешлеге һәм җавап запрос җибәрелгән вазифаи зат яки аның вазифаларын башкаручы зат тарафыннан имзаланган булырга тиешлеге ныгытыла.
Иҗтимагый палатага иҗтимагый экспертиза уздыру өчен закон проектлары җибәрү тәртибенә дә сизелерлек үзгәрешләр кертелә. Иҗтимагый палатага ТР Министрлар Кабинеты, республика министрлыклары һәм ведомстволарының ел саен Ачык приоритетлар реестрына кертелгән чараларны тормышка ашыруга юнәлтелгән, ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган норматив-хокукый актлар проектларын экспертиза уздыру өчен кирәк булган документлар һәм материаллар белән берлектә мәҗбүри рәвештә җибәрү күз алдында тотыла. Татарстан Республикасы башка хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарының башка норматив-хокукый актлары проектлары Иҗтимагый палатага аның запросы буенча гына җибәрелә.
Бүген парламентарийлар шулай ук ТР Иҗтимагый палатасына әгъзалыкка 20 кандидатураны раслады. Билгеле булганча, хәзер Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары 3 елга сайлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100