news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать дәресләре уздыра

Ансамбльнең дәрес-чыгышларын республика районнарындагы 4000 яшь тамашачы күрә алачак.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”). 2017 елның 5 – 28 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле республика мәктәпләренә гастрольләр белән чыга.

Ансамбль Татарстан укучылары өчен татар халкының милли йолалары, музыкасы, биюләре, җырлары, әдәби мирасның затлы үрнәкләре аша яшь буында милли рух, зәвыкъ тәрбияләүгә йөз тоткан программа әзерләгән. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгати тәрбия дәресләре Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы белән берлектә уздырыла.

Концертлар 5 апрельдә Татарстанның Балтач мәдәният йортында башланып китә, 7 апрель - Апас, 10 апрель - Әтнә, 12 апрель - Питрәч, 14 апрель - Буа, 17 апрель - Тәтеш, 19 апрель - Биектау, 24 апрель - Лаеш, 26 апрель - Кукмара, 28 апрель Алексеевск район мәдәният йортларында уза.

Ансамбльнең дәрес-чыгышларын 4000 яшь тамашачы күрә алачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100