news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстан Республикасы флоты» пассажир навигациясенә 18 судно җәлеп итәчәк

«Татарстан Республикасы флоты» быелгы пассажир навигациясенә 18 судно җәлеп итәчәк. Узган ел 15 берәмлек су транспорты эшләгән. Компаниянең генераль директоры Роман Лизалин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Кыш көне судноларны ремонтлау буенча зур эш башкардык, чөнки 2024 елда барысына да өлгереп булмады. Без паркны яңарту ягында. Ләкин иске судларны да исәптән төшермибез. Аларга яңа сулыш өрергә ниятлибез һәм безне тагын күп еллар сөендерәчәкләр әле», - дип сөйләде ул.

Лизалин тиешенчә караган, ремонтлаган һәм вакытында хезмәт күрсәткән очракта суднолар озак еллар пассажирларга хезмәт күрсәтергә мөмкин, дип өстәде. «Елына файдаланылмый торган ике-өч судноны реанимацияләргә һәм эшкә җигәргә ниятлибез», - дип белдерде ул.

«Татарстан Республикасы флоты» генераль директоры искәртеп үткәнчә, компаниядә пассажирлар иминлеге өстенлекле юнәлеш булып кала, шуңа күрә судноларны ремонтлауга аерым игътибар бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot