news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстан Республикасы Ел студенты» премиясенең приз фонды быел 600 мең сумга кадәр арта

«Татарстан Республикасы Ел студенты» премиясенең приз фонды быел 600 мең сумга якын тәшкил итәчәк. Аларны 19 номинация җиңүчеләре алачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов хәбәр итте.

«Узган ел «Татарстан Ел студенты» приз фонды рекордлы 400 мең сум тәшкил итте. Бу юлы без аны 600 меңгә кадәр арттырырга планлаштырабыз. Алар 19 номинация җиңүчеләре арасында бүленәчәк, аларны 25 гыйнварда тантаналы чарада игълан итәчәкләр», - диде агентлык әңгәмәдәше.

«Татарстан Республикасы ел студенты» премиясе ел саен тапшырыла. Быел ул 18нче тапкыр узачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Татарстан Ел студенты» конкурсында «патриотик» номинация барлыкка киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot